Версия сайта для слабовидящих
23.02.2023 19:47

Музей дәресләре

KbpRGgyDixk

Халык бәйрәмнәре

Бәйрәмнәр - бабаларыбыдан килгән халык байлыгы. Музей дәресендә балаларга жирле халыклар гореф-гадәтләре турында сөйлиячәкләр. Бер дәрес эчендә музей кунаклары татар Сабан туенда, рус Каравонында, Уяв чуваш бәйрәмендә һәм мордва халыгының Балтай бәйрәмендә булачаклар.  

Безнең бабайлар ниләр уйнаган? 

Бала уйнап дөнья белөн таныша. Музей дәресендә экскурсантлар җирле халыкның кызыклы уеннары белән танышачак. Төрле яшьтәге балаларга ошый торган музей программасы.

Әбием сандыгы 

Интерактив формада татар, рус, мордва, чуваш костюмнары белән танышу.

Кунак булырга җиңелме?

Иң яхшы кунак булырга өйрәнәбез. Дәрес вакытында борынгыдан килгән каршы алу, кунак булу кагыйдәләренә өйрәнәбез.

Әкиятләр һәм бәетләр

Җирле халык әсәрләре аша әкиятләр дөньясы белән интерактив танышу. Балалар фольклор турында күбрәк белә һәм азакта мордва халкының "Эт дусларын эзләгән" әкиятен уйнап күрсәтәләр.

Табигать белгечләре

Лениногорск ягы табигате турында кызыклы викторина.

Солдат хатлары

Музей фондында сакланган Бөек Ватан сугышы вактыныда язылган хатлар материалында төзелгән программа. Балалар солдат тормышы, тарихи вакыйгаларны өйрәнәләр.